Чирмешән районында урып-җыю башланды

2015 елның 22 июле, чәршәмбе
“Чирмешән АГРО” җәмгыяте уракка төште. Комбайннар көзге бодайны кырларында игеннәрне теземнәргә сала, уңышны суктыра  башлаганнар.
-Быел урып – җыю эшләрендә дүрт комбайн: ”Тукано”, “Дон” һәм ике “Полесье”  катнашачак, - ди җәмгыять җитәкчесе Илшат Гозәеров.- Һәр комбайнда икешәр механизатор эшли.  800 гектар мәйданнан уҗым бодае һәм арыш, 2000 гектардан сабан культуралары уңышын  суктырып аласы бар.
 

 


Гөлсирә Шәрифуллина.

http://www.nashcheremshan.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International