Чирмешәндә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе старт алды

2015 елның 22 июле, чәршәмбе
Быел районда беренче классларга  229 бала киләчәк, шуларның 49сы безнең  ярдәмгә мохтаҗ. Аларның һәрберсенә мәктәпкә җыенырга ярдәм кирәк. 
-Балалары турында кайгырту – ата – аналарның турыдан – туры вазифасы, - ди спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Рәмзия Долгополова. – Әмма тормыш без дигәнчә генә бармый шул. Кайбер гаиләләрнең авыр тормыш хәлендә калуында балаларның бер гаебе дә юк. Без беренче классларга гына түгел, икенче – унберенче классларда белем алучы, безнең ярдәмгә мохтаҗ балаларга булышачакбыз.
Акцияне оештыручылар район оешмаларын, учреждениеләрне, авыл хүҗалыгы җәмгыятьләрен, нефтьчеләрне, эшмәкәрләрне бу чарада актив катнашырга чакыралар.
 

 


Гөлсирә Шәрифуллина.

www.nashcheremshan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International