Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чирмешән муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Муниципаль район башлыгы
Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе
Район турында
Авыл җирлекләре башлыклары
Идарә органнары
Райондагы муниципаль берәмлекләр
Чирмешән муниципаль районы картасы
Символлар
Чирмешән - ныгытма һәм авыл
Чирмешән районына - 90 ел
Район тарихы
Район тормышы
Кече һәм уртача бизнес субъектлары өчен мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Норматив документлар
Чирмешән муниципаль район Советы карарлары
Чирмешән муниципаль район башлыгы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Чирмешән муниципаль районының оештыру чаралары планы
Кризиска каршы чаралар планы
Чирмешән муниципаль район Советы бинасына үтү тәртибенең торышы.
Дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссия составы
Коррупция һәм башка закон бозуларны кисәтү эшен үткәрү буенча җаваплы
Норматив-хокукый актларның ришвәтчелеккә каршы көрәш экспертизасы
Район комиссияләре
Чирмешән муниципаль районының административ комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының наркотикларга каршы көрәш комиссиясе
ТР Чирмешән муниципаль районының аттестация комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының даими комиссиясе
ТР Чирмешән муниципаль районының гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының юл харәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе
Табигатьтән файдалану, санитар-эпидемиологик һәм экологик иминлек комиссиясе
Чирмешән муниципаль район башлыгы каршындагы ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе
ТР Чирмешән муниципаль районының балик булмаганнар белән эш һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе
Чирмешән муниципаль районының иҗтимагый торак комиссиясе
Муниципаль районнар
Чирмешән муниципаль районы
Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитетының чираттагы утырышы узды
2015 елның 24 июле, җомга
Муниципаль район башкарма комитетының чираттагы утырышында ВИЧ-инфекциялеләрнең социаль статусы һәм диспансерлаштыру эше хакында да сүз барды.
Район үзәк больницасы баш врачы урынбасары Рәфис Гафуров белдергәнчә, ВИЧ – инфекциялеләр даими контрольдә тора, андыйлар флюорографик һәм лаборатор тикшеренүләр уза. Кызганыч, авыруларның кайберләрен лаборатор тикшеренүгә алып бару кыен. Гадәттә, ВИЧлылар - эшсезләр, эчкечеләр, тәртипсез тормыш алып баручы кешеләр. Вакытында дәваланмаса, ВИЧ – инфекцияле авыруны СПИД кебек тагын да яманрак чир һәм үлем сагалап тора. Шуңа күрә бу афәтне кисәтү, аңлату эшләре алып бару бик мөһим.
Авыл җирлекләре башлыклары да катнашкан бу утырышта алкоголь продукциясен сату турында да сөйләшенде. Районда кулланучылар базарында тәртип бозуларны кисәтү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча бүлекнең баш белгече Лилия Мортазина әйтүенчә, агымдагы елның алты аенда, 2014тәге шул чор белән чагыштырганда, быел районда алкоголь продукциясе сату 5 процентка кимегән. Бер кешегә уртача 4,5 литр спиртлы эчемлек сатылган (Чирмешәндә -6,6, Күтәмәдә, Бәркәтәдә – 6,4 — алар “алдынгылар“). Туймәттә, Югары Кәминкәдә, Түбән Кармалкада, Мордва Афонькәсендә отчетларда әлеге күрсәткеч шактый түбән күренә, әмма аларда халык аек яши башлады дияргә иртәрәк. Кайберәүләр аракыны, гомумән, исерткеч эчемлекләрне, “идән астыннан“ гына ала. Ялган, сыйфатсыз аракы эчеп агуланучылар да бихисап, хәтта балалар, яшүсмерләр, өлкәннәр арасында да.
Читтән, Казахстаннан аракы кертү фактлары бар. Үзебездә дә “сәүдәгәрләр“ җитәрлек: юньрәк бәягә исерткеч тәкъдим итүчеләр дистәләгән. Кызганыч, бу төшемле шөгыльгә хирысларның алкоголь продукциясен сатып акча эшләвен исбатлау, “кулларыннан тоту“ кыен. Әмма авылларда андыйлар турында беләләр дә, дәшмиләр генә. Мөнәсәбәтләрне бозасылары килми.
Россия ЭЭМның “Чирмешән“ муниципальара бүлекчәсе начальнигы Вячеслав Яковлев узган ярты елда полиция хезмәткәрләре легаль булмаган алкоголь әйләнешен кисәтү һәм андый спиртлыларны алу буенча эш барышыннан хәбәрдар итте.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Әһлиуллин алкоголь продукциясен сатучы сәүдә нокталарын читтәге түгел, үзебезнең республикада җитештерелгән продукциягә өстенлек бирергә өндәде, бу өлкәдә контрольнең көчәячәген белдерде.
Муниципаль район башлыгы, Совет рәисе урынбасары Миләүшә Батыршина да бу өлкәдә активрак һәм конкрет эшләргә кирәклеген әйтте.
Билгеле, иң яхшысы – сәламәт булу, сәламәт яшәү рәвеше, алкогольдан, наркотиклардан ераграк тору, спорт һәм мәдәниятне якын итү. Әлеге юнәлештә “Безнең Чирмешән“ (“Наш Черемшан“) район газетасы конкрет эш алып бара, әлеге темалар газетаның һәр санында диярлек урын таба. Башкарма комитет утырышында бу хакта газетаның баш редакторы Кадыйр Гомәров чыгыш ясады.
Кадыйр Гомәров.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2026 ел
Әккәрәй авылында «Экологик илһам калейдоскобы»
Әккәрәй авылында «Экологик илһам калейдоскобы».
23 апрельгә һава торышы
23 апрельгә һава торышы.
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге төбәк халкына федераль социаль өстәмә түләүне дәвам итә
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге төбәк халкына федераль социаль өстәмә түләүне дәвам итә
Авыл хуҗалыгында эшләүнең озак стажы өчен 40 меңнән артык татарстанлы өстәмә акча ала
Авыл хуҗалыгында эшләүнең озак стажы өчен 40 меңнән артык татарстанлы өстәмә акча ала
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз