Татарстан делегациясен җитәкләгән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Татьяна Ларионова республика Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнехановның котлауларын җиткерде. Безнең район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин чирмешәнлеләрнең сәламен ирештерде һәм Татарстан җиреннән алып килгән бүләкләрне дә тапшырды. Район делегациясе көрәш батырларына, кул көрәштерүдә һәм гер күтәрүдә беренче урын алучыларга да бүләк әзерләгән иде.
Районнан барган көрәшчеләребез пензалылар алдында сынатмады. Түбән Кәминкә егете Разыйф Гыйрфанов абсолют батыр калды, ә Фәнил Шәрифуллин – өченче. Илзәр Закиров белән Илназ Галимовлар да үз үлчәү авырлыкларында беренче булдылар.
Бездәге Сабан туеннан аермалы буларак, төп мәйданда концерт дәвам итсә, башка уеннар төрле мәйданчыкларда барды. Биредә Сабан туенда беренче тапкыр озын колгага менү ярышы да оештырганнар.
Моңлы татар җырлары башкарган артистларыбызны да бик яратып тыңладылар пензалылар, кушылып биеделәр дә.
Шунда ук сәүдә рәтләре дә тезелеп киткән, тик монда күбрәк сувенирлар, дини әйберләр, дини киемнәр саталар. Шунда ук шашлык кыздыралар, пылау пешерәләр. Шәһәрдә кафе тотучы үзбәк егете Джорабай Ташибаевның пешекчеләре кунакларга мантый да тәкъдим итте. Икенче бер таҗик егете зур казанда пылау пешерү өчен 10 килограмм ит һәм шул кадәр дөге кулланган. Аның пылавын мактап-мактап ашадылар, үзләре белән алучылар да булды. Шемышей районы Оз авылыннан Рәшидә апа Апкаева кызы Ания белән татар халкының милли камыр ризыклары пешереп килгәннәр. Рәшидә апа ризыкларының рецептлары белән дә уртаклашты.
Өлкәдәге 28 районның 24есендә татар авыллары бар. Авыл мәктәпләрендә татар телен фән буларак укытсалар, Пензаның үзендә татар теле укытылмый. “Якташлар” җәмгыятендә балалар өчен татар теле дәресләре алып барыла. Шәһәрдә мәдрәсә дә бар.
Пензада “Ак калфак” җәмгыяте дә оешкан.
-Әлеге җәмгыять оешканга бер генә ел булса да, анда татар хатын-кызлары бик теләп йөри, - ди җәмгыять җитәкчесе Ильмира Васильева. - Без анда мастер-класслар үткәрәбез, кулъяулык, калфак чигәргә өйрәндек, димче эшенә дә керештек.
Пенза өлкәсеннән бик күп танылган кешеләр, язучылар чыккан. Күпләребезгә таныш Гадел Кутуй, Һади Такташ, Габдрахман Әпсәләмов, Кәрим Тинчурин, Муса Бигиев та бу яктан.