Яңа Чишмә районы үзешчәннәре Иске Сережкинода концерт куйдылар

2015 елның 28 июле, сишәмбе
Яңа Чишмә районыннан килгән "Илем" һәм "Архангельская краса" халык иҗаты коллективлары тамашачыларга күңелле ял бүләк иттеләр. Алар халык җырларын да, эстрада җырларын да зур осталык белән башкардылар. Мария Барсукова, Ольга Осипова, Наталья Таротина, Надежда Ершовалар чыгышын да тамашачылар көчле алкышларга күмделәр. 
Чирмешән артистлары да күршеләрдә чыгыш ясарга җыена. 31 июль көнне "Красный Октябрь" совхозында безнең үзешчәннәрне көтәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International