Чирмешән мәчетендәге "Нур" лагерында уйныйлар да, укыйлар да

2015 елның 28 июле, сишәмбе
Биш көнлек программа кысаларында, балалар экскурсияләргә бару, төрле чараларда катнашудан тыш, дин нигезләрен дә өйрәнгәннәр.
-Һәр көнне алар Коръәннән берәр сүрә ятладылар, ә аеруча тырышып шөгыльләнгән малайларны остазлар  бүләкләр белән дә кызыксындырды, - ди мәчетнең имам-хатыйбы Хабир Ханов. - Ә моңа кадәр лагерьда биш көн кызлар ял иткән иде.
Лагерьга йөрүче балаларга кайнар аш, боткалар хәстәрләнә. Менюда җиләк-җимеш тә бар.
Ял итүчеләр янгын сүндерү частена, музейга, Боз сараена экскурсиягә барганнар. 
 

 

Марат Гомәров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International