Атналык планеркада

2015 елның 3 августы, дүшәмбе
3 августта узган планеркада Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин, район оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары да катнаштылар.
Райондагы биотермик базлар турында район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Таһир Гыйниятуллин чыгыш ясады. Кыска срокларда әлеге базларны тиешле тәртипкә китерү турында карар кабул ителде.
Янгын сүндерүче Петр Ануфриевны һәм юлчылар оешмасы хезмәткәре Нурия Бәдретдинованы район җитәкчесе Ф.Дәүләтшин район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International