Су - тормыш нигезе

2015 елның 4 августы, сишәмбе
Торак-коммуналь хуҗалык эшчәнлеге халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуда зур роль уйный. Бүгенге көндә Чирмешән районы Коммуналь челтәрләре искергән су челтәрләрен төзекләндерү белән мәшгуль. 2015-2016 елның ягу сезонына да әзерлек бара. 
Июнь-июль айларында Чирмешәннең Канаш, Ярминкә тыкрыгы, Титов, Совет, Төньяк һәм Татарстан урамнарында - барлыгы 1,5 км аралыкта искергән суүткәргечләр яңартылды. 
Хөрмәтле чирмешәнлеләр, өйдәге краннан җеп калынлыгында гына су агып торса да, көн саен 840 литр су әрәм була. Суга сакчыл карарга өйрәник!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International