Чирмешәнлеләр врачка компьютер аша языла ала

2015 елның 4 августы, сишәмбе
Чиратка басу өчен медицина полисының сериясен, номерын күрсәтергә туры киләчәк һәм кайсыдыр  медицина учреждениесенә беркетелгән булуың кирәк.
Шулай ук врачларга күренергә теләүчеләр инфоматлар һәм терминаллар аша да чиратка баса алалар. Терминаллар район үзәк больницасында: балалар поликлиникасында һәм регистратура каршында куелган.
-Терминал аша язылырга теләүчеләргә махсус шунда кизү торучы шәфкать туташы ярдәм итә, - ди район үзәк больницасының система администраторы Рәдиф Сөләйманов.- Бер авырлыгы да юк. Яңа полис булган очракта штрих- кодны укыту да җитә. Язылу төгәлләнгәч, терминал талон чыгара. Анда кемгә, кайчан һәм ничә сәгатьтә күренәсе  күрсәтелә. Терминаллар аша әлегә тар профильле врачларга: отоларингологка, стоматологка, дерматологка, окулистка, урологка, травматологка, фтизиатрга языла алалар. Ел башыннан  3000 пациент врачларга гшулай күренгән.
Киләчәктә үзәк больницада электрон хезмәт күрсәтүне тагын да киңәйтү күздә тотыла, бүген кайбер оештыру мәсьәләләрен хәл итәсе генә калган.
 

 

Гөлсирә Шәрифуллина.

http://nashcheremshan.ru/


 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International