Чирмешәнлеләр ана капиталыннан 20 мең сумлык түләүләр бирелә

2015 елның 5 августы, чәршәмбе
Бер тапкыр түләнүче акчаны алу өчен гариза язу  икенче яки аннан соңгы баланың кайчан тууына бәйле түгел. Бу түләүләрне алырга 2016 елның 31 мартына кадәр  яшәү урыны буенча Пенсия фонды идарәсенә килеп гариза гына язарга кирәк. Үзең белән дәүләт сертификаты, паспорт, СНИЛС һәм акча күчерү өчен исәп-хисап счетының реквизитларын да алып килергә. Гариза биргәннән соң ике ай эчендә акчалар счетка күчереләчәк. Тулырак мәгълүмат алу өчен РФ Пенсия фондының район идарәсенә 074 номеры буенча шалтыратырга була.
 

 


Кадрия Гамирова.

nashcheremshan.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International