Чирмешән районында халык җыеннары башланды

2015 елның 5 августы, чәршәмбе
Халык җыеннарында җирле үзидарә эшчәнлегенә нәтиҗә ясала, алга бурычлар куела, халыкны борчыган проблемалар турында фикер алышу үткәрелә. 
Беренче җыен 215 йортлы, 540 кеше яшәүче Иске Котыш авыл җирлегендә узды. Биредә, нигездә, руслар һәм мордвалар яши. Агымдагы елның 6 аенда 4 бала туган, 3 кеше вафат булган.
2015 елның январенда Иске Котыш мәктәбе бинасында 12 миллион сумлык капиталь ремонт башланды. Ул инде тәмамланып та килә. Ике урамда юллар төзекләндерелгән. Авыл җирлегендә 73 мең сум үзсалым акчасы җыелган, республика программасы буенча 1/4 өлеш өстәлгәч 365 мең сум булачак әлеге акчалар урам яктырткычларына һәм энергия саклагыч фонарьлар алуга тотылачак.
Биредә халык мал асрау белән шөгыльләнә, 6 айда 25357 литр сөт сатканнар.
Халык җыенында Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин һәм район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина да катнаштылар. Алар районда гамәлдә булган Президент программалары турында сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International