Чирмешән район больницасы хезмәткәрләре балалар лагерына бардылар

2015 елның 6 августы, пәнҗешәмбе
Табиблар балаларга "Сәламәт яшәү рәвеше нигезләре" дип исемләнгән лекция укыдылар. Дөрес туклануның, режим белән яшәүнең, хәрәкәт итүнең файдасы, начар гадәтләрнең зарары турында балалар бик кызыксынып тыңладылар. Биредә хәзер 7-16 яшьлек спортчы балалар ял итә. Лагерьдагы 58 балага да табиблар сәламәт яшәү рәвеше турында буклетлар тараттылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International