Яңа Элмәле мәктәбе - республика конкурсы җиңүчесе

2015 елның 11 августы, сишәмбе
Әлеге бәйге әүвәл республиканың җиде зонасында уза. Аннан соң җиңүчеләр арасында республиканың иң яхшы өч мәктәбен билгелиәчәкләр.
Безнең зонага Әлки, Спас, Норлат, Аксубай, Чистай, Алексеевск, Чирмешән районнары кергән. Республика комиссиясе безнең районда өч мәгариф учреждениесен: 1нче Чирмешән, Түбән Кәминкә һәм Яңа Элмәле мәктәпләрен тикшергән. Алар, нигездә, территориянең төзеклегенә, мәктәп бинасының янгын иминлегенә, техник торышына, укыту – тәҗрибә участогына һәм башка факторларга игътибар биргәннәр. 
Яңа Элмәле мәктәбе бу зонада  “Иң яхшы авыл мәктәбе” номинациясендә җиңүче дип билгеләнгән. Якын көннәрдә республика бәйгесенең дә нәтиҗәләре билгеле булачак. Җиңүчеләрне акчалата премияләр көтә.
 

 

Гөлсирә Шәрифуллина.

nashcheremshan.ru


 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International