Шешминка авыл җирлегендә халык җыены узды

2015 елның 13 августы, пәнҗешәмбе
Шешминка авыл җирлегендә район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин катнашында халык җыены узды. Чарада шулай ук район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, район оешмалары җитәкчеләре дә катнаштылар. 
Җыенны Шешминка авыл җирлеге башлыгы Юрий Зубов ачып җибәрде, ул агымдагы елның 6 аенда башкарылган эшләргә йомгак ясады. Оператив хәл турында полиция участок уполномоченные Марат Сабиров, торак сәясәте бүлеге җитәкчесе Рәмзия Гайсина, Коммуналь челтәрләр директоры Рәфыйк Хәйдәров сөйләделәр.
Биредә шулай ук авыл юллары, су челтәрләре, чиркәүне төзекләндерү мәсьәләләре турында да сүз барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International