Чирмешәндә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе бара

2015 елның 14 августы, җомга
14 август көнне район үзәгендә узган чарада укучыларны Чирмешән районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ф.М.Дәүләтшин, район башлыгы урынбасары М.Т.Батыршина, Нурлатнефть НГДУсы җитәкчесе И.М.Салихов, Шешмаойл УК генераль директоры урынбасары Җ.Г.Мөхәммәтшин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Х.Ш.Хәкимов, Бөгелмә элект челтәрләре Чирмешән РЭС директоры Р.Ә.Кәримов, авыл җирлекләре башлыклары тәбрикләделәр.
Быел райондагы 306 укучыга ярдәм күрсәтелде. Аларның 71се - 1 нче сыйныфка бара, 57се - тәрбиягә һәм опекунлыкка алынган балалар. "ГРИЦ" ААҖ - 20, Татойлгаз ААҖ - 20, "Чирмешән районы үсеш фонды" 156 укучыга ярдәм күрсәтте. Әлеге акциядә районның барлык оешмалары да катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International