Чирмешән районында "Комбайн" операциясе бара

2015 елның 15 августы, шимбә
Әлеге чара кысаларында комбайнчының тракторчы-машинист таныклыгы булуы, комбайнның теркәү документлары тәртиптә булу, янгын сүндерү һәм беренчел медицина ярдәме күрсәтү чаралары булу тикшерелә. Транспорт чарасында шулай ук ком тутырган тартма, себерке, көрәк булуы да таләп ителә. Әлеге кагыйдәләрне үтәмәүчеләр административ җаваплылыкка тартылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International