Иске Үтәмеш һәм Лашман авыл җирлекләрендә халык җыеннары узды

2015 елның 15 августы, шимбә
Җыеннарда авыл җирлекләре башлыклары агымдагы елның 6 аенда башкарылган эшләргә хисап тоттылар. Авылларда яшәүчеләр алдында полиция участок уполномоченныйлары, торак сәясәте бүлеге җитәкчесе Рәмзия Гайсина, "Чирмешән районы коммуналь хезмәтләре" МУП директоры Рафик Хәйдәров һәм башка оешмалар җитәкчеләре чыгыш ясадылар. 
Халыкны борчыган мәсьәләләрнең кайберләренә шунда ук җавап табылды, ә кайберләрен район җитәкчесе үзе контрольгә алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International