"Чирмешән районы Коммуналь челтәрләре" МУПдә хезмәт коллективы җыелышы узды

2015 елның 19 августы, чәршәмбе
Әлеге җыелышта район Башкарма комитеты җитәкчесе Әкъдәс Шакиров һәм Совет аппараты җитәкчесе Василий Мошков катнаштылар. Биредә 2015 елның 6 аенда башкарылган эшләргә йомгак ясалды. Коммуналь челтәрләр җәмгыяте күрсәтүче түләүле хезмәтләр турында фикер алышу булды. "Чирмешән районы Коммуналь челтәрләре" МУП директоры Рафик Хәйдәров чыгыш ясады. Ул каты көнкүреш калдыкларын чыгару һәм аларны җыю урыннарын тәртиптә тоту, су белән тәэмин итү һәм су агызу, район оешмаларын һәм тулай торакны җылылык белән тәэмин итү мәсьәләләренә тукталды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International