Ата-аналарга һәм балаларга керү юлын үзгәртеп ясаганнар. Башка яңалыклар да бар. Әлеге тантанага кунаклар да күп җыелган, ата-аналарның күзләрендә шатлыклы күз яшьләре дә күренде.
54 урынга, өч төркемгә исәпләнгән бакчага бүген 40 бала йөри, быел 14 сабый мәктәпкә китсә, алар урынына 10 бәләкәч килгән.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әкъдәс Шакиров та ивашкинолыларга изге теләкләрен юллады, балаларның тагын да күбрәк булуын теләде, бу күркәм бинаны тышкы яктан да матурларга – сайдинг белән тышлатырга ышандырды.