Башлангыч класс укытучыларының август киңәшмәсе узды

2015 елның 20 августы, пәнҗешәмбе
Киңәшмәнең темасы: "Башлангыч мәктәпнең заманча үсеш этабында башлангыч белем бирүнең актуаль бурычлары" дип исемләнгән иде. Биредә районның 26 мәктәбеннән 85 укытучы катнашты.
Башлангыч класслар укытучыларының район методик берләшмәсе эшенә методист С.Могыйзова нәтиҗә ясады. Төрле мәктәпләрдән башлангыч сыйныф укытучылары Наталья Антонова, Ольга Коченкова, Минсылу Закировалар эш тәҗрибәләре белән уртаклашып чыгыш ясадылар. Район методик бердәшмәсенең 2015-2016 уку елына эш планы да расланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International