1000 баш савым сыерына исәпләп төзелүче әлеге комплексның смета бәясе 405 миллион сумга ук җыела. “Ильхан“ җәмгыяте хуҗасы – эшкуар Ильяс Хәнәфиев үзе генә шулкадәр чыгымнарны күтәрә алмый, булышлык кирәк.
Министр бу, район өчен бик мөһим объектны төзешүдә күпмедер ярдәмгә ышандырды. Әйтик, биредә, барлыгы 1 километрга якын арада юл салу өчен, киләсе ел программасына кертү, су челтәрләре сузуда, таналар алуда һәм башка кайбер мәсьәләләрдә ничек тә ярдәм юлларын табарга тырышачагын әйтте.
-Хаталар азрак булсын өчен, башкалар тәҗрибәсен өйрәнү кирәк, - диде ул, мондый зур комплексларда эшне оештыруның катлаулы булуын белдереп. - Бүгеннән үк кадрлар укыта башлагыз. Таналар да эзли башласагыз яхшы. Әле аларны алып кайтканчы да күпме вакыт үтә.
Сүз уңаеннан. “Ильхан“да әзер базга сенаж сала башлыйлар, җир мәйданнарын да арттыру буенча шөгыльләнәләр. Күтәмәдән, силоска дип, кукуруз сатып алмакчылар.
Район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин да Марат Әхмәтовка үзенең гозерләрен җиткерде. Комплекска җирләрен эшкәртү, азык әзерләү өчен, урып-җыюга куәтле техника да кирәгәчәк. Арендага торак йортлар төзисе, электр, газ линияләре сузасы бар. Кайбер эшләрдә, билгеле, район да булышмый калмас.