Июль аенда ТЮРКСОЙ артистлары Магдебург (Германия) шәһәрендә узган Икенче Европа Хор Уеннарында катнашып яхшы бәя алган. 35 илдән 100 коллектив арасында бит бу! Яшьләр хоры Чехия башкаласы Прагада да концерт биргән. Айнурларның җырлаганын Төркиянең дәүләт каналы телевидениесе дә яздырып алган.