"Күтәмә АГРО-фирмасы"нда семинар узды

2015 елның 24 августы, дүшәмбе
Семинарда район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре җитәкчеләре катнашты. Биредә сүз көзге культураларны чәчү һәм туфракны эшкәртү турында сүз барды. Быел "Күтәмә АГРО-фирмасы" 900 гектарда элиталы көзге бодай чәчәргә планлаштыра. Хуҗалыкта ике чәчкеч агрегаты эшли, алар тәүлегенә 90 гектар чәчә ала. 
Бүгенге көндә районда 3980 гектарда көзге культуралар чәчелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International