Атналык планеркада

2015 елның 24 августы, дүшәмбе
Яшьләрнең ял итү үзәгендә район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында чираттагы планерка узды. Биредә район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе үләт базларының һәм биотермик чокырларның торышы турында чыгыш ясады.
"Чирмешән АГРО" җәмгыятенең техника куркынычсызлыгы буенча инженеры Ирек Назыйровка һәм чирмешән район хастаханәсенең өлкән шәфкать туташы Кәримә Кәримовага район башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.
Планеркада катнашучылар райондагы оператив хәл, үзсалым җыю. салымнар җыю, "Яңарыш" фондына ярдәм итү, социаль иминиятләү фонды эше барышы турында да мәгълүматлар тыңладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International