Укытучыларның август киңәшмәсе узды

2015 елның 27 августы, пәнҗешәмбе
Укытучыларның август киңәшмәсендә район җитәкчелеге, район педагоглары катнашты.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Х.Хәкимов "Чирмешән муниципаль районында мәгариф системасының үсеше турында" дигән темага чыгыш ясады. Үз докладында ул район белем бирү системасының барлык юнәлешләрен дә анализлады. Хаммәткамил Шамил улы 2014/2015 уку елына йомгак ясады, җитешсезлекләргә тукталды һәм яңа уку елына яңа бурычлар куйды.
Киңәшмә районның иң яхшы укытучыларын бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International