Иске Котышта капиталь ремонттан соң мәктәп ачылды

2015 елның 29 августы, шимбә
Бинада республика  программасы буенча капиталь ремонтка яңа ел башында керешкәннәр. Төзүчеләргә укытучылар да нык булышкан, бергәләп тырышканнар. 1984нче елгы бина, район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин әйтүенчә, заманча стильдә эшләнгән, яңадан туган. Балалар тырышып укысын гына.
Быелгы ремонт барышында төп көч бина эченә юнәлдерелгән. Тәрәзәләр, ишекләр, түбә, электр, су, җылыту челтәрләре – бар да яңарган. Янгын сигнализациясе дә тәртиптә. Коридордагы яңа, зур, затлы шторалар, картиналар, яңа җиһазлар бинага нур биреп тора. Утырышлар һәм спорт заллары иркенәеп, биегәеп калган сыман. Ашханә шулай ук үзгәргән, нәрсә кирәк, барын да тапканнар, кайтарганнар, урнаштырганнар.
-Сөенечебез бик зур, - ди мәктәп директоры Татьяна Колоколова. – Район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин төзелеш барышын шәхсән күзәтеп торды, еш килде. Арман Арзуманян җитәкчелегендәге төзүче осталар да мактауга гына лаек.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International