"Чирмешәнем - гөлләр иле" район бәйгесе узды

2015 елның 29 августы, шимбә
Карачишмәлеләр Республика көненә Татарстан флагын чәчәкләрдән тезгән. Гомумән, “Чирмешәнем – гөлләр иле” дип аталучы күргәзмәгә районыбызның мәдәният хезмәткәрләре чәчәкләрдән, җиләк-җимештән ниләр генә иҗат итмәгән.
Әйтмим башкасын, берәүләр кыярдан туфлиләргә хәтле үк ясап килгән. Яулык бәйләгән, хәзер сөйләп җибәрердәй таза кабак, “кырмавык”ка баткан аю, аллы-гөлле чәчәкләр һәм башкалар.
Әлеге иҗат эшләрен махсус жюри бәяләгәч, Урманасты Үтәмеш мәдәният йорты коллективына район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина оригинальлек өчен Диплом һәм истәлеккә бүләк тапшырды. Гомумнәтиҗәләр буенча, утызимәнлеләр - өченче, Кара Чишмә хезмәткәрләре - икенче. Ә иң бай күргәзмә ясап килгән Иске Элмәле мәдәният хезмәткәрләрен бәйгенең җиңүчесе дип атадылар.
Марат ГОМӘРОВ,
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International