Девичья Поляна балалары яңа бинада укыячак

2015 елның 29 августы, шимбә
Девичья Поляна авылында өч бала белем алачак мәктәп төзелешенә 5 миллион сум тирәсе акча файдаланылган.
Эш акчада түгел, билгеле, бу авылда инде 60 еллап хезмәт итеп тәмам тузган иске агач мәктәп күптән замана таләпләренә җавап бирми.
Төп өлеше нараттан бурап ясалган, янкормасы матур кирпечтән корылган яңа бинада 15 бала укый ала.  Урын җитә, класслар якты, җылы. Су да, бәдрәф тә эчтә генә. Җиһазларны да яңартканнар, бина тирәсен дә матурлаганнар. Урам юлын тигезләгәннәр.
-Кем белә, еллар үтәр, бәлки сездә балалар күбәеп, тагын да зуррак мәктәп төзергә туры килер, - диде район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин, ярамшаяртып, бу объектны ачу тантанасында. – Авылыгыз матур урында урнашкан, яңа йортлар салучылар да бар. Бу өлкәдә дәүләт тә булыша, төрле максатчан программалар бар, алардан файдаланырга кирәк. Республика җитәкчелеге, гомумән, социаль өлкәгә зур игътибар бирә. Бер безнең районда гына да 80ләп объектта эш алып барабыз. Санап карасаң, аларга 1 миллиард сум чамасы инвестицияләр җәлеп ителә. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International