Әмирдә күпфункцияле үзәк ачылды

2015 елның 29 августы, шимбә
20 миллион сумнан күбрәк акча тотып корылган, зур спорт залы, ашханәсе дә булган, белем һәм тәрбия, дәвалау үзәгенең эче дә, тышы да күз явын алырлык. Ал лента кисеп алгы якка узганчы, бәйрәмгә килгән кунаклар әмирлеләргә котлау сүзләре ирештерделәр. Тирәсе аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән, шома юллар, тротуар ясалган. Янәшәдә генә спорт мәйданчыгы, футбол кыры барлыкка килгән.
-Төзелештә өлеше бар һәркемгә рәхмәт, - диде район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин. – Бина иркен, уңайлы. Аны, безгә килгәч, республика Президентына да күрсәтәчәкбез. Аңа да, төзүчеләргә дә бик зур рәхмәт.
Казаннан килгән кунак – республиканың мәгарифне үстерү институты институты ректоры Равил Хәмитов мәктәпкә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән, кирәк-ярак алуга 100 мең сумга сертификат бүләк итте. Авыл эшкуарлары – бертуган Әгъләмовлар “өй туе”на шулкадәр суммада матди ярдәм күрсәткән иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International