30 августта - Республика көненә багышланган тантанада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында оештырылган смотр-конкурста җиңүче 100 лауреатка автомобиль ачкычлары тапшырды. Алар арасында безнең район вәкилләре дә бар.