ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш Ветеринария Идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Белем көнендә катнашты

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе
Туймәттә дә  яңартылган мәктәпне ал тасмалар кисеп ачтылар.  30 ел хезмәт иткән белем учагы эчтән дә, тыштан да танымаслык булып үзгәргән.
Казаннан килгән осталар эшне җиренә җиткереп башкарганнар, дөрес, мәктәп коллективына да быел җәй яллар аз эләккән, ата-аналар һәм балалар да читтә калмаган.
Белем көненә килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин укучыларны бәйрәм белән котлады,  “4”ле һәм “5”ле билгеләренә генә укуларын теләде, ә авыл халкыннан укучылар санын киметмичә, авылны яшәтүләрен сорады.
Бүген мәктәптә 42 бала укый, алдагы 4-5 елда мәктәптә укучылар саны шул дәрәҗәдә сакланачак. Үткән уку елында 9 классны 6 укучы тәмамласа, быел 1нчегә 5 кыз килде. Район җитәкчесе аларга үзенең бүләкләрен дә тапшырды. Ә 9нчы чыгарылыш класста 7 укучы белем ала.
Тыштан сайдинг белән тышланган мәктәпкә бер соклансалар, иркен, якты коридорга килеп  кергәч балалар “аһ“ итте. Дөрестән дә, үзгәрешләр күп. Пластик тәрәзәләр, заманча ишекләр, якты диварлар, шома идәннәр - барысы да сокланырлык. Класслардагы  җиһазлар  да яңа, кабинетлар саны да арткан.
Бу тантанада катнашкан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов  туймәтлеләрне  Белем көне уңаеннан тәбрикләде,  ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның котлавын да җиткерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International