Чирмешәннең Заречная урамында яшәүчеләр бәйрәм оештырды

2015 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе
Көн бераз яңгырлы булса да, бәйрәмне бик кызык һәм мавыктыргыч итеп оештырганнар. Әлеге чарада  бу урам халкы гана түгел, күрше урамдагылар да күңел ачты, уйнады, биеде.
Урамның иң бәләкәй кешеләре - Рәзилә белән Фәнис Мусиннарның уллары Азатка һәм Мәрьям белән Равил Рәхимовларның кызлары Зәринәгә бүләкләр тапшырдылар. Урамның өлкән кешесе Валентина Арютина да бүләк  алды. Мамурә һәм Наил Гафиевларның өен иң төзек йорт дип таныдылар. Роза Журавлева һәм Алина Давиденколар - иң яхшы бакчачылар. Ә Екатерина Разукова иң оста биюче булып танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International