28 августта “Президент белән бергә“ иҗтимагый хәрәкәте Республика көненә багышлап “Безнең Республика: Без булдырабыз! Без бергә! Татарстан Республикасы көне белән!“ дип аталган балалар открыткалары эскизлары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Җиңүчеләргә Татарстан символикасы төшерелгән бүләкләр җыелмасы бирелде.
Әлеге конкурста Чирмешәннең “Кояшлы“ сәламәтләндерү лагерында өченче сменада ял иткән балалар да актив катнашты.
“Президент белән бергә“ республика иҗтимагый хәрәкәтенең район бүлекчәсе агымдагы елның апрелендә оешкан иде. Хәзер “Президент белән бергә“ эмблемасы төшерелгән футболкалар кигән хәрәкәт активистларын күп кенә район чараларында күрергә була. Республика көне алдыннан алар чирмешәнлеләргә Татарстан флагын гәүдәләндергән тасмалар тараттылар. Хәрәкәтнең район бүлекчәсе активистлары башкарган эшләр турында мәгълүмат район сайтында, республика иҗтимагый хәрәкәте сайтында урнаштырыла.
“Президент белән бергә“ хәрәкәте быелның апрелендә, Татарстанның барлык иҗтимагый оешмалары вәкилләрен бергә җыйган “Без булдырабыз! Без бергә! - Мы можем! Мы вместе!“ форумында оешты. Аның максаты – татарстанлыларны берләштерү һәм президент программаларын һәм инициативаларын яклау буенча конкрет эшләрне тормышка ашыру.