Зөләйха Кәримова кунакларны яңа өйдә каршы ала

2015 елның 4 сентябре, җомга
Чирмешән районы Башкарма комитеты җитәкчесе Әкъдәс Шакиров, Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева һәм төзелеш оешмасы җитәкчесе Фарсиян Фаррахов Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатынына яңа өй ачкычы тапшырдылар. Әлеге өй Ветераннарга торак программасы буенча төзелгән. Зөләйха Шакирҗан кызы республика һәм район җитәкчелегенә әлеге бүләк өчен рәхмәт белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International