Чирмешәннең Яшьләр мәйданында халык җыены узды

2015 елның 4 сентябре, җомга
Район үсешенә кагылышлы тәкъдимнәр аз булмады. Чирмешәнлеләрне бигрәк тә район үзәгендәге искергән суүткәргечләр, буш торучы җирләрдә парклар һәм скверлар ясау мәсьәләләре нык борчый. Барлык тәкъдимнәрне дә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җәмәгать кабул итүләрен оештыручылар тарафыннан язып алынды.
Җыенда "Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәтенең Чирмешән бүлеге акция оештырды. Активистлар чирмешәнлеләргә буклетлар һәм тасмалар тараттылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International