Үз геройларыбызны онытырга хакыбыз юк

2015 елның 4 сентябре, җомга
3 сентябрь - Террорчылыкка каршы теләктәшлек көне.
Бу көнне бөтен ил буйлап террор корбаннарын искә алалар. Безнең районда да экстремистны тоткарлаганда һәлак булган милиция майоры Мирсәет Кәбировны зур ихтирам белән искә алдылар.
Мирсәет Кәбировка 40 яшь иде. Ул кызлары Алсу һәм Ләйсәнне ятим калдырып, тормыш иптәше Тәкъзимәне тол итеп, авыр җинаятьчене тоткарлаганда һәлак булды, райондашлары иминлеге өчен гомерен бирде. 
Югары Кәминкә авыл мәдәният йортында Мирсәет Кәбировны искә алу кичәсе булды. Биредә аның якыннары батырны сагынып искә алдылар, аның батырлыгына соклану белдерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International