Чирмешән район үзәк больницасында гыйбадәт кылу бүлмәләре ачылды

2015 елның 14 сентябре, дүшәмбе
Дин тотучылар өчен хәзер Чирмешән больницасында гыйбадәт кылу урыны бар. Стационарның өченче катындагы ашханәне бераз кыса төшеп, биредә мөселманнар өчен дә, христианнар өчен дә аерым аулак бүлмәләр ясап куйганнар. 
Бер кечкенә коридор сыман бүлмә аша аерым бүлмәләргә үтәсе. Мөселманнар бүлмәсендә идәнгә намазлыклар җәелгән, укысаң, дини китаплар да бар. Христианнар ягында да дини кирәк-яраклар урнаштырганнар, анда да кечкенә генә китапханә булачак икән. Шушы бүлмәләрдә руханилар тәүге дини йолалар да башкарды.
Гыйбадәт кылу бүлмәләрен ачканда, район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов эшмәкәрләр Булат Латыйповка, Геннадий Давыдовка, Мансур Бәдретдиновка да рәхмәтләрен әйтте. Алар изге эш өчен я акчалата, я төзелеш материалы белән булышкан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International