Чирмешән районы прокуратурасы закон бозуны ачыклады

2015 елның 16 сентябре, чәршәмбе
Чирмешән районы прокуратурасы юридик затлар тарафыннан салымнар турында законнарның үтәлеше буенча тикшерү үткәрде. РФ Салымнар кодексының 23 маддәсе, 1 пункты, 4 подпункты нигезендә салым түләүчеләр салым органнарына салым декларацияләре тапшырырга тиешләр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча "Чирмешән районы дәүләт ветеринария берләшмәсе" дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан 2015 елның 2 кварталында салым декларациясе вакытында тапшырылмаган.
Әлеге факт буенча учреждениенең баш хисапчысы Г.Шәрифуллинага карата административ эш кузгату буенча постановление чыгарылды.
Чирмешән районы прокуратурасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International