Район җитәкчелегенең “Кояшлы” балалар ял итү лагерын ел әйләнәсендә олылар да ял итәрлек база ясау нияте бар икән. Моның өчен биредә җылы корпуслар, менә дигән ашханә эшләп тора. Әле күптән түгел генә җыеп урнаштырылган заманча спорт мәйданчыклары да кунакларның ялын файдалы итәр.