"Китапларга икенче гомер бүләк итәм" акциясе кысаларында беренче Чирмешән мәктәбенең 3-4 класс укучылары үзәк балалар китапханәсенә бардылар. Балалар китапларга сак караш турында әңгәмә тыңладылар, слайд-презентация карадылар, ә аннан соң бергәләп китапларны ремонтларга тотындылар. Барлыгы 38 китап ремонтланды.