Мәрьям Әюп кызын юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова, район социаль яклау бүлеге начальнигы урынбасары Елена Кочина, Иске Үтәмеш авыл җирлеге башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Фәнис Имаметдиновлар килде.
Рәмзия Долгополова юбилярга РФ Президенты В.В. Путинның котлау хатын тапшырды һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлаулар җиткерде, Мәрьям Әюп кызына озын гомер теләп бүләкләр тапшырды.