Чирмешән авылы "Ромашка" балалар бакчасында капиталь ремонт эшләре дәвам итә

2016 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Капиталь ремонт эшләрен "АрСтрой" җәмгыяте алып бара.

Икенче  катта  ремонт эшләре тулысынча беткән дияргә була, янкорма хисабына педагоглар өчен өстәмә кабенетлар барлыкка килде. Ә беренче катта янкорма хисабына азык-төлек болгы иркенәйде.

Беренче катта төзүчеләр кабат буяу эшләре  үткәрде, җылылык радиаторларын каплау белән  мәшгульләр.

Балалар бакчасы койма белән  тотып алына, тротуарлар ясала, чәчәкләр утыртылачак урыннарга туфрак таратыла. Бакча хезмәткәрләре дә төзекләндерү эшләрендә актив катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International