Чирмешәндә тантаналы шартларда парк-сквер ачылды

2016 елның 28 октябре, җомга

Бүген, 2016 елның 28 октябрендә, Чирмешәндә тантаналы шартларда парк-сквер ачылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Фаяс Минһаҗев чыгыш ясап "АрСтрой" җәмгыяте хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткерде һәм Рәхмәт хатлары тапшырды:

1.  Районның социаль-иктисади үсешенә керткән өлеше өчен "АрСтрой" җәмгыяте директоры Киракосян Давид Шадинович район башлыгының Рәхмәт хатына ия булды.

2. Районның социаль-иктисади үсешенә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен район башлыгы киңәшчесе Могыйзов Әмир Сәлим улы  район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатына ия булы.

3. Районның социаль-иктисади үсешенә керткән өлеше өчен "АрСтрой" җәмгыятенең директор урынбасары Овсепян Арам Рубики район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатына ия булды.

Скверда балалар өчен уен мәйданчыгы, зурлар өчен тренажерлар, саф һавада ял итү өчен урын  да бар. Декоратив коймалар, фонарьлар, эскәмияләр, чүп савытлары да урнаштырылган.

Биредә зур хезмәт куелды. Район оешмалары өмәләрдә катив катнашты, аларга зур рәхмәт!

Халык бу матурлыкны саклар дип ышыныбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International