2016 елның 28 октябрендә район үзәк больницасында Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көненә багышланган "Түгәрәк өстәл" үткәрелде.
Чара "Инсульт һәм аны кисәтү" темасына видеоролик караудан башланып китте. "Түгәрәк өстәл"гә җыелган, бу чирне кичергән авырулар әңгәмә барышында үзләрен кызыксындарган сораулар бирделәр.
Врач Варкичева Ю.И. инсультның барлыкка килүе һәм аны кисәтү турында ачыклап сөйләде. Терапия бүлеге мөдире Минхәерова Ә.В. мондый авыруларны дәвалауның ничек оештырылуы хакында җиткерде.