4,5 һәм 6 ноябрь ял көннәре булып санала

2016 елның 31 октябре, дүшәмбе

Татарстан халкын ноябрьдә рәттән 3 көнлек ял көтә. 
Гамәлдәге законга үзгәрешләр кертелү сәбәпле, бәйрәм яллары 4 түгел, 3 көн белән генә чикләнәчәк. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, Россия Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә, 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне –  ял көне булып санала. Татарстанның “Бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында“гы кануны нигезендә, 6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне ял көне белән туры килү сәбәпле, өстәмә ял көне бирелми. Шулай итеп, быел 4, 5 һәм 6 ноябрь – ял көннәре булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International