Бүген, 2016 елның 31 октябрендә Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Фаяс Минһаҗев район оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән атналык киңәшмә үткәрделәр.
Киңәшмә бүләкләүдән башланып китте.
Районны социаль-иктисади үстерүгә керткән өлешләре, намуслы һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Чирмешән муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнәләр:
- Митякин Александр Константинович - Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы;
- Нәгыймов Илдус Миндар улы - "ЧирмешәнАГРО" җәмгыяте машина йөртүчесе;
- Хәлимов Илдус Ильяс улы - "Чирмешән автотранспорт предприятиесе" җәмгыяте генераль деректоры;
- Мәссарова Гөлүсә Габдерәшит кызы - "Чирмешән автотранспорт предприятиесе" җәмгыяте экономисты.
Районны социаль-иктисади үстерүгә керткән өлешләре, намуслы һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Чирмешән муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнәләр:
- Игнатьева Татьяна Владимировна - "Чирмешән автотранспорт предприятиесе" җәмгыяте баш бухгалтеры;
- Шәйхетдинова Раил Рөстәм улы - "Чирмешән автотранспорт предприятиесе" җәмгыяте механигы;
- Яландаев Владимир Алексеевич - "Чирмешән автотранспорт предприятиесе" җәмгыяте автобус йөртүчесе.
Утырышта катнашучылар мәдәният һәм мәгариф өлкәсендәге мәгълүматлар, салым һәм торак колммуналь хуҗалык өчен бурычларның җыелуы, "Коммуналь челтәрләре"нең эшчәнлеге, шәхси хуҗалыклардын сөт җыю хакында мәгълүматлар тыңладылар. Район хәрби комиссариаты начальнигы Дмитрий Палаткин көзге чакырылыш барышы белән таныштырды. 7 ноябрьдә чираттагы төркемдә 10 егет юлга кузгала, ә бу чакырылышты 45 кеше озату бурычы билгеләнгән.