Мордва Афонькәсе авыл җирлеге  административ бинасын тантаналы ачу.

2016 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

2016 елның 2 ноябрендә Мордва Афонькәсе авыл җирлеге  административ бинасын, ремонттан соң, тантаналы шатларда ачтылар. "Чирмешән коммуналь төзелеш предприятиесе" җәмгыяте - подрятчы оешма, ә  субподрядчы - "МИР" җәмгыяте (җитәкчесе Анатолий Петров).

Бинаны ачу тантанасында  катнашкан район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина үзенең чыгышында авыл җирлеге административ бинасы замана таләпләренә җавап бирергә тиеш һәм халыкны яхшы шартларда кабул итәргә кирәклеген әйтте.

Төзүчеләргә һәм Мордва Афонькәсе авылы халкы адресына  рәхмәт сүзләре яңгырады.

Килгән кунаклар бинаның эчен карады, бәйрәм концерты да яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International