2016 елның 18 ноябрендә Чирмешәндә бөтенроссия балаларга хокук ярдәме көне узачак.
Чара Совет урамы, 46 адресы буенча, беренче санлы Чирмешән мәктәбендә, 14 сәгатьтә башлана.
Әлеге чарада Чирмешән районы полиция бүлечәсе начальнигы Илгиз Алмакаев, район социаль яклау бүлекчәсе начальнигы Рушания Әхмәдуллина, опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Светлана Севастьянова, район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Флера Рәхимҗанова, адвокат Илдар Дәүләтшин, нотариус Ландыш Фәсхетдинова, инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Талипова, район Советының юридик бүлеге Татьяна Руновалар катнаша.