Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең республика спартакиадасында көч сынашучы район командасы волейбол буенча өченче призлы урын яулап кайтты. Моңа ирешү өчен чирмешәнлеләргә финалда хуҗалар – Теләче командасы белән бил алышырга туры килгән. Нәтиҗәдә, җиңү бәхете безнең волейболчыларга елмая.
Әлеге ярышларда авыл районнарыннан 13 команда катнашкан. Җиңүче кубогын Чүпрәле районы командасы алып китә, югарыосланлылар - икенче.
Район һәм авыл җирлекләре советлары, башкарма комитетлары хезмәткәрләре, башка дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр катнаша торган спартакиада кысаларында башка төрле ярышлар да байтак әле. Спортчыларыбызның бик тиздән бадминтон, мини-футбол буенча көч сынашасы бар. Декабрьдә өстәл теннисы, йөзү, шахмат, йөгерү эстафетасы бәйгеләре үтәчәк. Киләчәктә ничек булыр, чаңгыда узышу һәм волейбол нәтиҗәләре буенча безнең команда әлегә икенче урында.