Туймәт мәктәбе активистлары "Дөньяның бөтен төсләре" конкурсы финалында

2016 елның 8 ноябре, сишәмбе

Чирмешән районында районда “Дөньяның бөтен төсләре” проектының зона форумы узды.

Зона форумында Нурлат, Баулы, Бөгелмә, Яңа Чишмә, Әлмәт, Зәй районнары вәкилләре катнашты. 

Туймәт мәктәбе "Содружество" оешмасы активистлары Гөлия Сафина һәм Инсаф Шиһапов (җитәкчеләре Зилә Саубанова) тәкъдим иткән проект финалга узган, хәзер алар проектларын Казанда яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International